«Илһам канаты астында»: халык кәсепләре ярминкәсе (6+)
14
Апрель 2022
Пәнҗешәмбе
14 апрель көнне 10 нчы санлы китапханәдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан халык кәсепләре ярминкәсе узды. Чарада презентация ярдәмендә «Укымышлы мәчедә кунакта» клубына йөрүчеләр Россиянең рус осталары белән дан тоткан төрле почмакларында булды. Китапханә кунаклары Дымков һәм филимон уенчыклары, рус матрешкасы, сәнгатьчә бизәүнең берничә төре – хохлома, гжель һәм жостов үрнәкләренең килеп чыгу тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды. |